Гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үткән 5 пар өчен Мендельсон маршы яңгырады.
Һәр Казан гаиләсе адресына җылы сүзләр яңгырады, юбилярларга Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән бүләкләр һәм котлау тапшырылды. «Яшь парлар» гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар. Бүген чакырылган һәр гаиләнең Киров ЗАГС бүлегенә яраткан балалары, оныклары һәм хәтта оныкчыклары бар.