Туй якынлашкан саен, булачак яшьләрдә сораулар арта:
- Никахлашуга ничә минут кала килергә кирәк?
- Кайчан һәм кемгә паспорт бирергә?
- Теркәүгә күпме кунак саны рөхсәт ителә?
Барлык сорауларга Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре туй алды консультациясендә җавап бирәләр.
27 февраль көнне ZOОM кушымтасы конференциясендә катнашучылар никахлашу тантанасына кагылышлы барлык сорауларга җаваплар алды.