ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне узды. Экскурсия килүчеләр өчен күңелле сюрприз булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үз эшләре, ГХАТ органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Чара барлык санитар-гигиена таләпләрен үтәү белән узды.

ГХАТ идарәсе коллективы, гадәттәгечә вазыйфаларны вакытка кичектереп, санитар-экологик акциядә бик теләп катнашты.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 14 апрелендә «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, гадәттәгечә, күп балалы гаиләне бишенче бала туу белән котладылар.

14 апрель көнне Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш №1 нче санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары булды. Укучылар район ГХАТ бүлегенең эше белән таныштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Ташлы Кавал авыл җирлегенә кергән Туктамыш авылында яшәүче Садриевлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерә. Бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

2021 нче елда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан, тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызларның хокукый белемнәрен арттыру нияте белән оештырылган проекты старт алды. Чираттагы очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга күп кенә өлкәләрдән белгечләр чакырылды.

12 апрель көнне Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы булып узды. Чара мәгариф идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә оештырылды һәм беренче кешенең космоска очу юбилеена багышланган иде. Укучыларның галәмгә багышланган эшләреннән күргәзмә оештырылды.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Күргәзмә җирле туган якны өйрәнү музее белән берлектә әзерләнде һәм татар кәләшенең күлмәкләре һәм аксессуарлары тарихын чагылдырды.

Космонавтика көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

2021 нче елның 12 нче апрелендә, ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча «барысы да гаиләдән башлана» дигән темага Түбән Кама муниципаль районы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International