Бу бәйрәм үз әсәрләрендә туган теленә дан җырлаган, татар халык шагыйре, публицист, мәгърифәтче Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә. “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле. Туган тел ул – халык хәтере, аның мәдәниятен һәм рухиятен чагылдыра, аны үстерү, матди һәм рухи мирасын саклау өчен чара булып тора. Туган телне һәркем хөрмәт итәргә, сакларга һәм киләчәк буынга тапшыра белергә тиеш.
Татарстан – күпмилләтле Республика, ул Россия халыкларының тел күптөрлелеген хөрмәт итә һәм аны үстерүгә булыша. Һәр милләт вәкилен Туган тел көне белән котлыйбыз. Туган телне яратыгыз һәм кадерләгез, аның яңгыравына сокланыгыз, игелек һәм дуслык сезгә!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина