Баулы районында Алтын туй

2021 елның 24 апреле, шимбә

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында әйтеп тә торасы юк. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бар. Тик без барыбыз да җиргә яратырга, яратылырга, оялар төзергә, үз бәхетебезне табарга килдек. Валиевлар гаиләсе-үз бәхетен тапкан һәм менә инде 50 ел тату гомер итүче гаилә. Бүген Баулы районы ГХАТ бүлегендә алар "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.

Юбилярлар 3 матур бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның менә дигән оныклары һәм оныкчыклары бар. Вәлиевлар төрле вакытта мәктәптә, авыл Советында, төзелеш оешмасында, интернатта һәм санэпидемстанцияләрдә эшләп лаеклы хезмәт юлын уздылар. Кайда гына эшләсәләр дә, гел алдынгылар рәтендә булдылар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мурсалимова Сирена Тимерхан кызы юбилярларны котлады һәм районның Мактаулы юбилярлар китабына имзалар куярга чакырды. Ә аннары Мәбзир абый белән Гөлүсәр апа Ленар Солтанов башкаруындагы җыр астында “алтын” вальс биеделәр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Ильмира Илдус кызы Мәбзир Ингелович белән Гөлүсәр Шәймәрдановнаны җылы котлап, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Хезмәттәшләре исеменнән Ревина Наталья Владимировна котлады һәм чәчәкләр, бүләк тапшырды. Бу тантаналы көнне юбилярлар, әлбәттә, балалары һәм оныклары исеменнән дә котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International