Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча чираттагы дәрес узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

2021 елның 26 апрелендә ГХАТ Идарәсендә «Гаилә» буенча «Гаилә - ул бердәнбер чын байлык» темасына «Түбән Кама медицина көллияте»ДАҺБУ укучылары өчен чираттагы дәрес узды.

Түбән Кама медицина көллиятенең гаилә белгече-Бутакова Гүзәл Анатольевна балалар белән мавыктыргыч әңгәмә вакытында бердәм фикергә килделәр: вакыт бер-бер артлы йөгерә. Кеше туа, үсә, картая һәм тормыштан китә. Һәм бу даирәне беркем дә җимерә алмады. Кеше китә, балалары кала. Балаларның үз балалары туа, ә аларның үз балалары... Укучылар төп нәтиҗәгә килделәр -кеше бернинди ачышлар ясамаса да- ул гаиләсе истәлегенә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International