Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Георгий тасмасы» патриотик акциясе

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Георгий тасмасы соңгы елларда Җиңү көнен бәйрәм итүнең алыштыргысыз атрибуты булды. Тиздән без кадерле ветераннарыбызны котлыйбыз, Үлемсез полк йөрешендә иңгә-иң куеп үтәчәкбез һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алабыз. Ә бүген ГХАТ идарәсе белгечләре "Георгий тасмасы" акциясенә кушылдылар. Җавап итеп йөзләрдә елмаю балкый һәм рәхмәт сүзләре яңгырый.

Хәтерлибез! Горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International