Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Туй-ул яшь пар тормышындагы якты тантана, ике йөрәкнең фейервергы, күңел ачу, бетмәс-төкәнмәс котлаулар һәм үзенчәлекле бәйрәм атмосферасы! Матур кәләш, күптән көтелгән «әйе», туганнарның шатлыклы күз яшьләре, дулкынланган кияү, никахлашу тантанасы — бу көнне чын әкияткә ошатыр өчен бик күп факторлар бар.

Бу вакыйганы бернәрсә дә күңелсезләндерә алмавы бик мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, шимбә көнне, гадәттәгечә, ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле барлык сорауларга да җавап бирәчәкләр һәм туй тантанасының искиткеч узуын таләп иткән мизгелләрне аңлатачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International