Алабуга гаиләсенә өч игезәк бала туу уңаеннан бүләк сертификаты тапшырылды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

2021 елның 26 апрелендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов шәһәр җитәкчелеге исеменнән, өч игезәк балалар туу сәбәпле, Нужиннар гаиләсенә 100 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырды. Җитәкче зур гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар теләде.

Гыйнвар аенда Нужиннар гаиләсендә өч игезәк кызлар туды. Аларны Милана, Милена һәм Мила дип атаганнар. Күп балалы гаиләдә әле олы кызлары Ева тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International