2021 елның 26 апрелендә Халык иҗаты йортында шәһәр ветераннары Флер һәм Рәзинә Гайнемөхәммәтовларның юбилей концерты булды. Ул гаилә тормышының 50 еллык юбилеена һәм аларның Түбән Кама үзешчән сәнгатьтә актив эшчәнлегенә 55 ел тулуга багышланган.
Алар берничә тапкыр шәһәр, республика фестивальләрендә һәм гаилә ансамбльләрендә җиңүчеләр булдылар, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре булып торалар, яшьләрне тәрбияләү, татар халкының мәдәниятен һәм туган телне саклап калу буенча зур уңышларга ияләр.
Шушы матур мәхәбәткә тиң итеп бу гаиләдә берсеннән - берсе чибәр, акыллы һәм талантлы ике бала туа. Уллары Ирек, кече кызлары Иркә дә эти – әниләре белән сәхнәдә усеп, үзлзәре дә тормышларын сәнгать белән бәйлиләр.
ГХАТ идарәсе коллективы шәһәребезнең иҗади гаиләсенең шундый мөһим вакыйгасын игътибарсыз калдыра алмады. Концерт залы сәхнәсендә, юбилярларның туганнары, дуслары һәм гаиләләре катнашында, ГХАТ идарәсе белгечләре Гайнемөхәммәтовлар гаиләсенең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Мактаулы акт һәм юбилей медале тапшырдылар. Безнең никахлашу Сараенда кебек, традиция буенча юбилярларның исемнәре Мактау китабына кертелде.