Чистай муниципаль районында гомумшәһәр өмәсе

2021 елның 24 апреле, шимбә

24-нче апрель көнне Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәре территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык кысаларында үткәрелгән гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д. Н.Җәләлова җитәкчелегендә белгечләр бордюрларны, агачларны агарттылар, Никахлашу сарае янындагы территорияне чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр.

Якын арада чәчәкләр, газон үләннәре утыртылачак, шулай ук участокны яшелләндерү буенча башка чаралар үткәреләчәк, чөнки Никахлашу сарае территориясе яңа өйләнешүчеләрнең фотосурәтләре өчен иң яраткан урын булып тора.

Никахлашу сарае муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектларына кертелгән, һәм, һичшиксез, Чистай шәһәренең тарихи үзәгенең матур почмакларыннан берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International