Агымдагы елның апрель аенда бөгелмәлеләр – ирле-хатынлы Мария Герасимовна һәм Евгений Васильевич Кондрашовлар нәкъ менә шундый уникаль датаны билгеләп үттеләр.
Евгений Васильевич 1939 елның 4 октябрендә Азнакай районында туган. Мария Герасимовна 1942 елның 16 июлендә Саранск шәһәрендә дөньяга килә.
Маляр һәм монтажчы белгечлекләрен Мария һәм Евгений Чиләбе шәһәренең төзелеш-техник училищесында алалар. Училищены тәмамлаганнан соң, белгечләр буларак эшләгән ТЭС заводында бер-берсенә беренче тапкыр игътибар итәләр, бер-берсенә карата мәхәббәт туа.
Евгений Васильевич үз гомерендә бик күп һөнәрләр үзләштергән, слесарь, столяр, кочегар, топограф, балта остасы булып эшләгән. Мария Герасимовна Бөгелмә шәһәренең тимер юл депосында эшли, Татарстан АССР халык депутатларының Бөгелмә шәһәр Советы депутаты, Бөгелмә шәһәренең партбюро әгъзасы итеп сайлана, оешма профоргы була. Һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләдә балалар гадел, игелекле һәм тәртипле булып үсә. Аларның өч кызы Надежда, Елена, Любовь, 9 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Бүген алар балалары, оныклары Һәм оныкчыклары белән тату гаилә булып яшиләр.
Юбилярларны тантаналы вакыйга белән Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге белгечләре һәм "Хатын-кызлар советы" иҗтимагый оешмасы вәкилләре котладылар, аларга иминлек һәм алга таба да уңышлар теләделәр, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән котлау хаты, чәчәкләр, юбилей таныклыгы һәм медаль, шулай ук баллы бүләк тапшырдылар.