Мамадыш районы ГХАТ бүлеге март аеның демографик нәтиҗәләре белән уртаклашты. Язның икенче ае районыбызга 12 сабый бүләк иткән: 6 кыз һәм 6 малай. Аларның бишесе – гаиләдә беренче балалар, өчәр бала – икенче һәм өченче, бер бала – дүртенче. Айның иң яшь әнисенә – 20 тулган, әтисенә – 25. Айның иң өлкән әнисенә – 37, әтисенә – 50.
2021 елның 15 апрелендә «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, гадәттәгечә, күп балалы гаиләне бишенче бала туу белән котладылар.
Әлмәт шәһәрендә үткән атнада апрель аенда 48 бала тууы теркәлде. Алар арасында 27 малай һәм 21 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2245 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4325 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре –Дмитрий, София, Амелия.
Бәйрәм залында 12 пар юбилярлар, шулай ук аларның туганнары, якыннары, дуслары – тантана сәбәпчеләре белән шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга килгән кешеләр җыелды.
2021 елның 17 нче апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
2021 елның 17 апрелендә традицион туй алды консультациясендә, тантаналар бүлеге белгечләре туй көнне килеп чыгарга мөмкин булган барлык нечкәлекләр һәм аларны чишү юллары турында да җентекләп сөйләделәр.
2021 елның 16 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 5 һәм 6 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Нуруллин Эльвир Равил улы һәм Ләйсән Рамзил кызы, шулай ук Миннеханов Ирек Салихзян улы һәм Раиля Язкар кызы гаиләсендә булды. Нуруллин гаиләсендә малай белән кыз туды, Миннеханов гаиләсендә ике малай. Яңа туган сабыйларга Самирә һәм Камил, Азат һәм Айзат исемнәре кушылды.
Тантананы алып баручы балаларга гражданлык өлгергәнлеге мәсьәләләре буенча белемнәрне тикшерү белән викторина тәкъдим итте, паспортның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Җирле үзидарә көне алдыннан Яңа Чишмә районы «Бердәм Россия» партиясе фракциясе депутатлары инициативасы белән «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында ГХАТ бүлегендә юбилярларны хөрмәтләү булып узды. Әлеге чарада Яңа Чишмә районы башлыгы В.М.Козлов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе социаль яклау бүлеге начальнигы, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.
2021 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне узды. Экскурсия килүчеләр өчен күңелле сюрприз булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үз эшләре, ГХАТ органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Чара барлык санитар-гигиена таләпләрен үтәү белән узды.