2021 елның 28 апрелендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан 700-нче сабыйның тууы теркәлде.
2021 елның 23 апрелендә Лесников Вадим Владимир улы һәм Евгения Александр кызы гаиләсендә кыз бала дөньяга килә, балага Ева исеме кушалар.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Бәхетле әти-әнине кыз бала туу белән котлыйбыз! Матур, акыллы, бәхетле кеше булып үссен ул! Ныклы сәламәтлек сабыйга һәм әнигә!