Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Вдовиннар гаиләсенең алтын юбилеен билгеләп үттеләр

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 нче елның 30 нчы апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Вдовиннар гаиләсенең 50-еллык юбилей тантанасы булып узды.

Никахлашу Сараеның төп залында ак карлы агач әзерләделәр, ул парларның гаилә, бәхетле тормышы башлануын чагылдыра. Ә Алтын алмалар иң бай кешелек бүләкләре: мәхәббәт, наз, аңлау, шатлык ата булу һәм ана булу, гаилә традицияләре. ГХАТ идарәсе белгечләре белән бергә Вдовиннар гаиләсе агачын бу бәяләп бетергесез җиләк-җимеш белән бизәделәр.

«Түбән Кама нефть химиясе» ПАО профсоюз комитеты рәисе урынбасары Спиридонов Владислав Петрович һәм «Түбән Кама нефть химиясе автомобиль транспорты идарәсе» профсоюз комитеты рәисе Сафина Анна Радиковна котладылар.

ГХАТ идарәсе белгечләре Виктор Михаил улы белән Елизавета Иван кызына мәхәббәтнең ахырына кадәр үзара һәм эчкерсез булуын, йортта муллык һәм иминлек хөкем сөрүен, һәрвакыт бер-береңә чын алтын булып калуын теләделәр һәм аларга Мактаулы акт тапшырдылар. Ә юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International