Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык гаиләләрдә дә малайлар туган.
Хәсәновлар – Сирен һәм Рамилә гаиләсендә Вилдан исемле өченче бала туды, фарсы теленнән “бала” дигәнне аңлата. Бородиннар гаиләсе – Сергей һәм Екатерина да бәхетле ата-ана булды, аларның уллары Мирон туды. Бу исем борынгы грек теленнән килеп чыккан һәм “хуш исле” дигәнне аңлата. Римма һәм Михаил Щербаковлар гаиләсендә Богдан дип аталган тагын бер малай туды. Ул славян теленнән, “Аллах биргән” дигән исем. Ә Салиховлар – Айрат һәм Маргарита гаиләсендә инде дүртенче бала дөньяга килә, аны Адель дип атадылар, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “Гадел” дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөгелмә бала тудыру йортында яңа туган балаларның ата-аналарына туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар, уллары туу белән котладылар, ныклы сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.