ГХАТ Идарәсендә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. Атна буе хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре аны килүчеләргә тапшырдылар, ә бүген аңа безнең яшь парлар да кушылды.
Белгечләр барлык теләүчеләргә “Георгий тасмаларын” Никахлашу сарае стеналарында да, ишегалды территориясендә дә тараттылар. Моннан тыш, алар Георгий тасмасы төсләренең символик әһәмияте турында сөйләделәр. Бу-Җиңү төсләре, батырлык һәм героизм төсләре, ветераннарга хөрмәт һәм хәтер символы.