Быел Балтач районы Сәрдегән авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсендә юбилей елы. Хәсән Хөсәен улы белән Нурзидә Хөрмәтулла кызының гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды. Алар матур гомер кичереп, игелекле балалар тәрбияләделәр. Хәсән абый белән Нурзидә апаның күркәм тормыш юлы, яшәү рәвешләренең дәвамы балаларының бүгенге тормышы чагылышы. Хөсәеновлар гаиләсе бик хезмәт сөючән һәм тату гаилә, шуңа да алар районыбызда хөрмәткә лаек кешеләр. Әлеге матур гаиләне 65 еллык юбилейлары белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм район “Хезмәт” газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев тәбрикләделәр.