2021 елның 30 апрелендә т Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Архиповлар гаиләсенең юбилей тантанасы булып узды.
Николай Иван улы һәм Галина Владимир кызы «Татэнергострой» төзелеш – монтаж идарәсендә танышкач, бер генә мизгелгә дә аерылышмыйлар. Менә ярты гасыр инде алар кулга-кул тотынып тормышның озын юлы буйлап баралар.
Гаилә тормышы елларында ике уллары Валерий һәм Вячеслав туа, алар әти -әниләре өчен шатлык һәм терәк булып торалар. Алар балалары өчен менә дигән әти-әни генә түгел, оныклары өчен алыштыргысыз бабай һәм әби дә.
ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга Мактаулы акт тапшырдылар, ә иң мөһиме - мәхәббәт һәм наз хөкем сөргән нык гаиләне саклап калу-икесенең зур хезмәте, дип билгеләп үттеләр. Зал алкышлар астында юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.