ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Балтач районың Кили мәдәният йортында бик матур бәйрәм - гаилә бәйрәме уздырылды. Мәдәният үзәгенә районда гомер итүче алтын, энҗе, кургаш туйларын билгеләп үтүче юбиляр гаиләләр чакырылды.

2022 елның 9 февраль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде.

9 февраль көнне Глумов Александр Сергей улы һәм Вероника Павел кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Виктория исеме кушылды.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 8 февралендә Балык Бистәсе поселогында халык җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы катнашты.

2022 нче елның 8 нче февралендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов, Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында узган шәһәр киңәшмәсендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова 2021 нче ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Гражданлык хәле актларын теркәү системасы өлкәсенә керткән зур өлеше һәм күпъеллык хезмәте өчен Мамадыш районы ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова Татарстан Репсубликасының “Фидакарь хезмәт өчен” дәүләт медале белән бүләкләнде. Зур бүләкне аңа дәүләт Советы рәисе Фәрит Хайрулла улы, ГХАТ идарәсенең еллык коллегиясендә тапшырды.

7 февральдә 2022 нче елда яңа туган игезәк балаларның беренче чыгарылышы булды.


6
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 5 февралендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә Николай Антонович һәм Анастасия Никифоровнаның алтын юбилейларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

Ә барысы да 1972 елның матур кышкы көне белән башланып китте.


5
февраль, 2022 ел
шимбә

Ютаза муниципаль районы ГХАТ бүлегендә башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашында Илнур һәм Илсөяр Загидуллинар гаиләсен игезәк балалары туу белән тәбрикләү тантанасы үтте.

Мамадыш ГХАТ бүлегендә туу турында 168 акт теркәлгән. Шуларның 80-е малай булса, 88-е кыз бала. 44 бала гаиләдә беренче, 48 -икенче, 58 - өченче һәм күбрәк булып туганнар. Иң яшь әтигә - 19, әнигә- 18. Иң зур яшьле әтигә 50 тулса, иң зур яшьле әнигә 41 яшь тулган.

         2022 нче елның 5 нче февралендә ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен традицион консультация үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International