2022 елның 18 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яше тулган Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен ишекләрен ачты-Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.
Тантаналы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч шартларда 8 бала үзенең төп документын - Россия гражданины паспортын алды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Хәлим улы Нуриәхмәтов, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай филиалы җитәкчесе Надежда Вячеславовна Рекушина һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Ильяс кызы Хәйдарова илебезнең яшь гражданнарына теләкләрен җиткерделәр.
Яшь гражданнарга патриотизм, үз җиреңнең чын хуҗалары булырга, үзләренең изге гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән илебез үсешенә ярдәм итәргә теләделәр.