2022 нче елның 12 нче февралендә ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен традицион консультация үткәрелде.
Бүген, Гашыйклар көне алдыннан, 2022 елның 11 февралендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ольга һәм Андрей Никоноровлар никахларын теркәделәр - бу 2022 елның үз никахын тантаналы рәвештә теркәүче беренче пар.
Бүген Чистай Никахлашу сараенда искиткеч ике парны «алтын юбилейлары» белән хөрмәтләү тантанасы узды.
2022 нче елның 11 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Валеевлар гаиләсе Тәлгать Латфулла улы һәм Саҗидә Шәрәфи кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята.
2022 елның 11 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 12 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды. Балаларның исемнәре кызыклы, кызларда – Микелла, Азалия, Софья, Ясмина, Милана, Ралима, Раяна, Самина, малайларда – Рамир, Алим.
11 февраль көнне "Сонатал" балалар табуга әзерлек мәктәбендә ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева булачак әниләргә туу турында таныклыкны рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте турында сөйләде.
2022 елның 10 фералендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Балтач районында ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Балтач Ф.А. Закирова Балтач бистәсендә матур итеп гомер итүче Мөнир Ибраһим улы һәм Нурия Хәйдәр кызы Ибраһимовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
2022 нче елның 10 нчы февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең 6 нчы сыйныф укучылары булып кайттылар.
10 февраль көнне ГХАТ Идарәсе коллективы Түбән Кама шәһәр музеенда урнашкан "Язмышка рәхмәтле" дигән исем астында Татарстанның һәм Россиянең Атказанган архитекторы Фирдәвис Хановның күргәзмәсендә булды. Ул шәһәрнең 55 еллык юбилеена һәм композиция авторының 70 еллыгына багышлана.