21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елның 17 ноябрендә БМО Генераль конференциясендә тел һәм мәдәни төрлелекне саклау һәм үстерү һәм күптелле белем бирүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. Туган телгә хөрмәт йөзеннән Яр Чаллы ГХАТ Идарәсе никах теркәү, бергә яшәү юбилейлары, рус һәм татар телләрендә исем кушу тантаналарын үткәрә. 2021 елда милли мари, чуаш, әрмән һәм үзбәк традицияләре элементлары белән никах теркәү тантанасы узды.