Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы булып узды.

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама никахлашу Сараенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Чараның төп геройлары – яшь түбәнкамалылар – уку отличниклары, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм актив социаль позицияле балалар.

         Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Валерий кызы Камелина балаларны аларның тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котлады. Аннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Галина Виктор кызы Баһаветдинова яшь түбәнкамалыларга аларның беренче «өлкәннәр» документын тапшырды. Шулай ук яшьләргә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Фәрит Камбәр улы Мингариев та мөрәҗәгать итте. «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе һәм яшьләр эшләре буенча Министрлыкның бүләкләре күңелле сюрприз булды.

         Үсеп килүче буынга илебезнең лаеклы гражданнары булырга, чын күңелдән үз Ватаныңны һәм безнең искиткеч шәһәребезне яратырга телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International