Узган атнада, 14-19 февраль көннәрендә, Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 370 бала: 192 малай һәм 178 кыз туу теркәлде. Бала туганда минималь авырлык 950 грамм, ә иң күбе 4850 грамм тәшкил итте, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе. Бу атнаның балалар исемнәре арасында иң популяры - Әмир, Ева, Ясмина, Егор. Әти-әниләре сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр - Радмила, Эрика, Генрих, Танир. Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 156 пар никахларын теркәделәр.