Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында хатирәләр безнең хәтердә гомер буе саклана. Сораулар туа. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Һәм, әлбәттә инде, никахлашу тантанасы артык ыгы-зыгысыз ничек үткәрергә?
Бу сорауларга ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парлар белән атна саен очрашуларда җавап бирергә булыша. Шимбә көнне 12.00 сәгатьтә Түбән Кама никахлашу сараенда без парлар белән файдалы мәгълүмат алмашабыз һәм никах теркәү тантанасын уздырабыз.