Чара батырлык һәм намуслылык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Һәр парның үз мәхәббәт тарихы, үз тормыш тәҗрибәсе бар. Иң мөһиме, һәр парны тыйнаклык, зирәклек һәм бер-беренә карата назлы мөнәсәбәт аерып тора.
Барлык парларга да Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм Казан ГХАТ идарәсеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Шулай ук юбилярларны Казан шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгының беренче урынбасары Елена Студеникина, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Ильина һәм "Автоградбанк" вәкилләре котлады.
Туганнары, якыннары һәм дуслары тантана сәбәпчеләре белән шатлыклы минутларны бүлештеләр. Тантаналы чараны «Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт» хор төркеме һәм ГХАТ белгече Адилә Ибраһимова башкаруында музыкаль чыгышлар бизәде. Соңыннан тантанада катнашучылар игелекле истәлеккә гомуми фотога төштеләр.