Һәр пар туй өчен истәлекле көнне аерым бер дулкынлану белән сайлый. Берәүләр «шәхси» датага туктый. Башкалар матур даталар сайлый. 2022 елның 22 феврале шундый матур даталарның берсе.
Нәкъ менә шуңа күрә бу көнне Баулы районының 3 пары үзләренең никахларын теркәделәр. Раиль белән Ильвираны, Рәфис белән Еленаны, Егор белән Ксенияны чын күңелдән котлыйбыз! Бер-берегезне яратыгыз һәм сезнең гаилә бәхетле булачак!