Балык Бистәсе районының 95 еллыгында күп балалы гаиләне котладылар

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 елның 18 февралендә Балык Бистәсендә Балык Бистәсе районының 95 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты булды.

Бәйрәм район тарихы турында матур прологтан башланды.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов барысын да бәйрәм белән котлады һәм алга таба үсеш һәм чәчәк атуын теләде.

Район башлыгы яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырды, Хисматовлар Булат Әгъзәм улы һәм Инзилә Илфат кызы 12.02.2002 елда туган көне белән котлады, Сәидә 1 яшь тулды. Күгәрчен авылында яшәүче Сәйфетдиновлар Илшат Әсхәдулла улы һәм Гөлия Ростам кызы гаиләсен котлады. 15.02.2002 елда аларның гаиләсендә улы Раян туа. Уллары туу белән гаилә күп балалы гаилә статусына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International