Ютаза районы Әбсәләм авылыннан Райма Габдрафикова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Райфа Габдрафикованы 90 яше белән Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов район җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләре җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахертдинова һәм Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева кушылды.

Райфа Габдрафикова колхоз кырларында эшчәнлеге үсмер чагыннан ук башлана. Шул вакытта аның үҗәтлеген, белемгә омтылышын күреп җитәкчеләр авылдагы наданлыкны бетерү эшен йөклиләр. Алабуга мәдәният-агарту белем йортын бетереп кайткач, авыл китапханәсендә эшен дәвам итә. Авылдашлары аны хөрмәт итәләр. Бүген Райфа апа балалары, оныклары тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International