2022 елның 18 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 100-нче парны теркәделәр. «Юбилей» акт язмасы Олег һәм Влада яшь парларына карата төзелде. Бу яңа өйләнешүчеләр, аларның әти-әниләре, шулай ук никахлашу тантанасында катнашкан дуслары һәм якыннары өчен күңелле сюрприз булды.
Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь кешеләрне Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Валерий кызы котлады, Олег һәм Владага истәлекле бүләк тапшырды.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларга бәхет, гаилә иминлеге теләделәр, истәлекле китаплар һәм аларның беренче гаилә документын –никахлашу турында таныклык тапшырдылар.