Балтач районының бриллиант юбилярлары

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 февраль көнендә Балтач районы Биктәш авылында гомер итүче Вячеслав һәм Зинаида Ивановлар гаиләсе 60 ел – бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Бу матур гаиләне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.К.Латыйпов бриллиант туйлары белән котладылар. 60 ел иңгә-иң куеп, акыллы балалар тәрбияләп үстергән, тормыш юлларын намус хезмәт юлы белән үткән бу гаиләдә һәрбер кеше өчен өлге булып тора. Юбилярларга җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International