2021 нче елда Ютаза муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар игезәк бала тууы теркәлгән. Бүген ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Андрей һәм Ксения Курмыгиннар һәм Алексей һәм Екатерина Афанасьевлар гаиләләрен тәбрикләү тантанасы үткәрелде.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Вадим Антон улы һәм Нина Илья кызының "алтын" юбилеена багышланган тантаналы чара узды.
Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк булып бара. Алтын туй юбилее, 50 ел бергә гомер итү-гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе!
Мамадыш районының 11 пары өчен 2022 нче ел Яңа ел булып кына түгел, ә яңа тормыш, гаиләле, парлы тормыш булып башланып китте.
Халык календаре буенча 3 февраль ягымлылык көнне дип билгеләп үтелә. Бу көнендә, һичшиксез, игелекле эш башкарырга кирәк һәм ул чакта уңыш сезнең белән ел буе булачак. Ә Әлмәт шәһәрендә бүген 50 һәм 55 парның гаилә коруы теркәлде. Яхшы гамәл.
3 февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Сөйләшүнең төп темасы – Гаилә һәм никах темасы.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады. Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 14 бала бүләк итте. Туган баланың - 5-се кыз бала, 9-ы малайлар.
Яңа өйләнешүчеләр Кульковлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2022 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисләре кичерделәр.
Бүген Тәтеш районының Килдеш авылында яшәүче Федор һәм Юлия Шубакина гаилә тормышының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр. Шундый озак уртак тормышның сере дип алар какшамаслыкны саный, үпкәләр мөнәсәбәтләрне җимерә, бер-берсен аңлый һәм хөрмәт итә белергә кирәк дип раслыйлар.
Азнакай ханымнары борынгы йолалар хакында сөйләштеләр. Мәдәният үзәгендә "Ык буе татарларының гаилә-көнкүреш фольклорының хәзерге торышы" дигән муниципаль форум узды. Анда район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова һәм "Ак калфак"оешмасы вәкилләре катнашты.
Ана (гаилә) капиталы – Россиядә демографик проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы. Дәүләт ярдәменнән файдалануның иң популяр ысулларының берсе-торак шартларын яхшырту һәм ипотека өчен түләү.