Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Гашыйклар көне»

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

14 февраль - елның иң романтик һәм дулкынландыргыч көне. Бу көнне бөтен дөнья - «Гашыйклар көне»н билгеләп үтә. Яшел Үзәннең алты пары үз гаиләсен булдыру өчен нәкъ менә шушы бәйрәмне сайладылар, ә яңа өйләнешкән ике пар Изге Валентин көненә багышланган конкурста катнаштылар. Никах теркәү тантанасыннан соң, яшь парлар зур кызыксыну белән Мәхәббәт, Гаилә, никах темасына багышланган, Изге Валентин көне тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Бәхет һәм шатлык атмосферасында яңа өйләнешүчеләр бер-берсенә мәхәббәт хисләрен сүзсез, бары тик ишарәләр, мимика, хәрәкәтләр генә кулланып аңлаттылар.

Яшь парлар яртылаш бүленгән йөрәкләрдән үз исемнәрен һәм Гашыйк парларны бербөтенгә тоташтырдылар.

Бәйрәм чарасы барышында кунаклар яшь парларга ярдәм иттеләр һәм аларны көчле алкышлар белән көч биреп тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International