50 ел… Бу вакыт эчендә дөньяны дер селкеткән нинди генә хәлләр, вакыйгалар булып узмаган. Ә мәхәббәт яши...
Районда бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып, яшьләргә өлге итеп куярлык биш дистә ел бергә гомер иткән гаиләләр бихисап. Алар арасында бүген, 15 февраль көнендә алтын туйларын билгеләүче, Арчада гомер итүче Мөбарәкшиннар гаиләсе дә бар.
Гаптелфәт Мөбарәкшинович белән Гарифә Гыйниятулловнаны бүген бу истәлекле көннәре белән Арча районы ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна, Татарстан Республикасы «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Арча төбәк бүлекчәсе рәисе Баһаутдинова Руфия Рәфыйковна, “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы”-“Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” Арча районы иҗтимагый оешмасы рәисе Гаязова Сәгыйдә Габдрахмановна котладылар. Юбилярларга Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович исеменнән котлау адресы, ГХАТ бүлегенен символик бүләкләре тапшырылды.
Алтын туйга чаклы бергә гомер итү - җиңел эш түгел. Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышын да дәлилли. 50 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Бүген Мөбарәкшиннар гаиләсе балаларының, оныкларының шатлыкларына куанып яшәп ята. Котлыйбыз!