Гаилә тормышы юбилее – бу бик мөһим вакыйга. Кызганычка каршы, сәламәтлеге буенча барлык парлар да бу тантананы никахлашу Сараенда бәйрәм итә алмый.
16 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре бик теләп Әхмәтгәрәевлар гаиләсенең уңайлы йортында булдылар һәм сапфир юбилейлары белән котладылар.
Бәхетле никахта Марат Сәүбән улы һәм Клара Рәшит кызы ике бала үстергәннәр: кызлары Айгөл һәм улы Айрат. Ачык мисал ярдәмендә балалары намуслы, ярдәмчел, игелекле һәм хезмәт сөючән булып үскәннәр. Хәзер әбине һәм бабайны ике матур онык сөендерә.
ГХАТ идарәсе белгечләре аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге теләп, Мактаулы акт һәм истәлекле китап тапшырдылар.