55 ел элек нәкъ шушы айда алар дәүләт каршында никахларын теркәп матур тормыш башлап җибәрәләр.
Гашыйклар көнендә, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башлыгы урынбасары Ришат Самигуллин Әхтәмовлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләделәр.
Әхмәтҗан ага белән Асия апа китапханә ишеге төбендә танышалар. Танышу башта дуслыкка, ә аннан зур мәхәббәткә әверелә.
Бүген Әхмәтҗан Мөхәммәтҗан улы Асия Мөдәрис кызы ике улның, алты онык, өч оныкчыкның бәхетле әти-әни, әби-бабасы. “Без бик бәхетле, улларыбыз-киленнәребез игътибарлы, кайгыртучан, һәрчак ярдәм итеп торалар”, - ди Асия ханым.
Традиция буенча Әхтәмовлар юбилярлар китабында кул куйдылар, ленталар тактылар. Ландыш Әлфәт кызы юбилярларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
Ришат Роберт улы аларга район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды.