2022 елның 14 февраль аенда район башлыгы катнашында узган гомуми шәһәр планеркасында 2021 елда район башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Г.Р. Әмирова хәбәр иткәнчә, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу белән бәйле хезмәтләр 2021 елның 30 декабрь аенда, ягъни мөрәҗәгать итүченең яшәү урынына бәйсез рәвештә, экстрориториаль принцип буенча күрсәтелә. Хисап елында гражданлык хәле актлары 1002 актка күбрәк теркәлгән, 15 меңнән артык юридик яктан әһәмиятле гамәл теркәлгән.
Теркәүнең барлык төрләренә дә җентекләп тукталдылар. Шунысы игътибарга лаек, Әлмәт районында никахлар саны арткан, 1172 пар кавышкан. Районда икенче һәм аннан соңгы балалар туу 67% тәшкил итте. Ә бу-халык санын тотрыкландыруның мөһим факторы, аның алга таба үсеше өчен перспективалар формалаштыра. 2022 елга бурычлар билгеләнде.