Никах теркәүнең илленче еллыгын юкка гына Алтын туй дип атамаганнар. Бу металл мөнәсәбәтләрнең какшамаслыгын һәм кыйммәтен символлаштыра һәм ярты гасыр дәвамында бер-береңә таяныч, шатлыклы һәм кайгылы минутларда ярдәм иткән гаиләне яхшырак характерлый.
Яшел Үзән муниципаль районында яшәүче Илсөяр Әнвәр кызы һәм Госман Гомәр улы Шакировлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Яшел Үзән муниципаль районында озын гомер кичергән гаиләләрне котлау матур традициягә әверелде. Алар яшьләр өчен үрнәк булып торалар һәм гаилә кыйммәтләрен үстерәләр.
Юбилярларга Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты һәм «татар милли кухнясы» дигән бүләк китабы тапшырылды.