“Хисләрне белдерү” көне дип үзгәрттеләр Мамадыш яшьләре 14 нче февраль көнен

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Ярату, кадерләү хисләрен белдертү – сөйгән ярыңа гына түгел, бәлки әти-әниеңә, якыннарыңа, үзеңә, гомүмән тормышка да мөмкин.

Өйгә кайту белән якыннарны кочып, мәхәббәтне аңлату зур һәм бик тә җиңел эш, ә бит без барыбыз да җылы сүзләргә мохтаҗ! – “Минем гаилә” исемле тренинг-уен ахырына, ГХАТ бүлегенә экскурсиягә килгән һәр студент шундый нәтиҗәгә кидле. Укучылар рольләрне сайлап, үзләре аркылы уздырып, гаилә командасының терәген тоеп уенны яхшы гына башкарып чыкты.

Очрашу Язылышу сарае буенча экскурсия белән башланып китте. Районның һәм шәһәрнең демографик хәле, презентацион материаллар, гаилә темасына багышланган викторина, архив тарихы һәм актлар китабы – балалар тарафыннан зур кызыксыну уятты.

Очрашу ахырында балалар арасында лотерея уйнатылды. “Бүгенге көн синеке!” – исеме астындагы валентинка эләктергән кызга истәлекле бүләк тапшырылды. Әлбәттә бер бала да буш китмәде: үзләре белән алар яңа төрле гыйлем, хисләр, махсус валентинклар, йөрәк формасындагы шар һәм башкарылган биремнәр өчен җыелып барган тәмле күчтәнәч эләктерделәр.

“Рәхмәт сезгә! Без әле тагын киләчәкбез!” – сүзләре үткәрелгән чара артыннан ишетелгән иң зур бәя!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International