Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чараларны ике дәүләт телендә үткәрәләр. Халыкара туган тел көне алдыннан Яшел Үзән перинаталь үзәгендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Тантана татар телендә үткәрелде. Яшь ирле-хатынлы Рифат һәм Резедә Шәрәфетдиновлар беренче тапкыр әти-әни булдылар. ГХАТ бүлегенең баш белгече Ләйлә Хәбирова бәхетле әти-әнигә котлау сүзләре белән, кызлары Ралинаның беренче төп документын - туу турында таныклык тапшырды. Сабыйга һәм аның әти-әниләренә якты киләчәк, сәламәтлек һәм озын гомер телибез.