Ибраһим белән Әхмәднең туу турында таныклыкны сабыйларның әнисе Резедә Идрисова алды. Балалар 27 гыйнварда шәһәрнең бала тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән. Ир белән хатын өчен малайлар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булдылар: Руслан һәм Резедә алты яшьлек Солтан һәм ике яшьлек Мәрьям тәрбиялиләр.
Идрисовлар гаиләсенең барлык әгъзалары да һәрвакыт бергә, балалар да тату һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшәсеннәр иде! Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык һәм уңышлар, шулай ук икеләтә сабырлык һәм аңлау.