"Мы вместе! Без бергә!”

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Яңа Кишет авыл җирлегендә Мөхәммәди Фазлыевич һәм Дания Абдулловна Хәкимовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп бергә узалар һәм язмыш сынауларын узган вакытта бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 50 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар.

Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы юбилярларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шул ук көнне Энҗе Фәруковна Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә район данын яклаган Фарух Минһаҗевич һәм Гөлнәзирә Габдрахмановна гаиләсендә булды һәм Хәйертдиновлар гаиләсе тарихы язылган "Мы вместе! Без бергә!” китабын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International