ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Менә алтын көз җитте. Шагыйрьләр һәм рәссамнарның яраткан чоры еш кына өйләнешүчеләрнең дә яраткан чоры булып санала. Туйның уңай яклары арасында көзнең искиткеч матурлыгын атарга мөмкин, алар фотосурәтләрдә истәлеккә калачак һәм мәҗлес өстәле дә көзен мулрак күренә.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Юбилярларыбыз кояшлы Дүшәнбе шәһәрендә дусларында таныштылар. Озак уйлап тормастан, әти-әниләре белән таныштылар. Бу беренче күрүдә бөтен дөнья чәчәк ата торган мәхәббәт иде.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч игезәк бала туу теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Радик һәм Алина Таҗетдиновлар гаиләсендә булды. Өч яшьлек Шамил тәрбияләнүче гаиләдә өч кыз туган. Бәхетле ата-аналар кызларына Камилла, Әминә һәм Ралина исемнәре биргәннәр.

Баулы район ГХАТ бүлегендә август аенда 14 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның  8 се малайлар, 6 кызлар. 2 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 5 – өченче, 1 – дүртенче булып туды.


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәт ветераннары һәм озын гомерле ирле-хатынлы «Казан» гаилә үзәгенең тантаналар залына туганнары һәм якыннары белән бергә Мендельсонның дулкынландыргыч маршы астында керде.

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә сигез айга барлыгы 36 бала теркәлгән. Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 га тигез.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” курсы буенча бу уку елының беренче дәресе узды. 2 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен дәресне ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Ислам кызы Сәгыйтова үткәрде.

Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: ул беркайчан да сүнми һәм еллар узу белән кадерлерәк була. Алтын туй юбилее, илле ел бергә яшәү - гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе! Әлеге юбилейның символы - барлык заманның асыл һәм кадерле металл - алтын. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр бер-берсенә карата мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатлый алдылар. Алтын туй - гаилә елъязмасының мөһим бите, онытылмаслык, бәхетле мизгеле булып тора.


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1279 яңа туган бала 16 теркәлгән. Яңа туган балаларның гомуми саныннан: 633 малайлар һәм 646 кызлар. 145 балага карата аталык урнаштырылган.

«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «зөбәрҗәт» юбилярлар Мельниковларны котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International