2022 елның 19 сентябрендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 100-нче никах теркәлде – Леонид һәм Диләрә Курбатовларның яшь гаиләсе туды. Шунысы куанычлы, яшь пар авыл җирендә яши һәм туган як хакына хезмәт итә. Алда озын юл – уртак тормыш.
16.09.2022 ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400нче юбилей парлары никахларын теркәгән. Вячеслав һәм Юлиана “дүрт йөзенче” яңа өйләнешүчеләр булдылар, алар өчен дә бу яңалык күңелле сюрприз булды. Яңа өйләнешүчеләргә беренче гаилә документы - никахлашу турында таныклык, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.
Никахлашу тантанасы «Казан»Гаилә үзәгендә узды. 5000 номер астында Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Виталий Носов һәм Тимур Әхмәтҗанов бәхетле актлар язуына ия булдылар.
«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 2022 елның 16 сентябрендә Чистай Никахлашу сараенда «алтын юбилярлар» - Дмитрий Иванович һәм Ольга Ивановна Забегаевлар котлаулар кабул иттеләр!
2022 елның 16 сентяберендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 700 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
Никахлашу сараенда инде күптәннән матур традиция барлыкка килде – «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында гомер юбилейларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү. 2022 елның 15 сентябрендә Чистай никахлашу сараенда Алтын юбилярлар – Владимир Дмитриевич һәм Любовь Александровна Савельевлар котлауларын кабул иттеләр. Юбилярларны котларга аларның балалары, оныклары, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре килде! Юбилярлар бергә 50 ел гомер иткәннәр, балалар тәрбияләгәннәр. Хәзер оныклар тәрбияләүдә булышалар.
1962 елның 15 сентябрендә Уфа шәһәренең Никахлашу сараенда Иван Григорий улы һәм Зоя Яков кызы Пушкаревларның никахларын теркәү тантанасы булды!
60 ел, алар кулга-кул тотынып тормыш юлларын атлыйлар - бүген дә "бриллиант" туйларын билгеләп үтәләр.
Гаилә тату һәм бәхетле булсын өчен аның нигезенә нәрсә салырга кирәк? Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 1нче курс студентлары бу сорауга тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт, җаваплылык, бер береңне тыңлый белү дип җавап бирделәр.
2022 елның 13 сентябрендә Чистай никахлашу сараенда таҗик милли мәдәнияте элементлары белән Мәхсидинов Хуршеджон Хукмидинович һәм Мухабати Далершохның никахлашу тантанасы уздырылды.
9 сентябрь көнне Питрәч ЗАГС идарәсендә 100 нче гаилә теркәлде. Алар – Кощак авылында яшәүче Ирина Здобяхина һәм Илья Казаков.