Баулы районының 100-нче никахы

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 19 сентябрендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 100-нче никах теркәлде – Леонид һәм Диләрә Курбатовларның яшь гаиләсе туды. Шунысы куанычлы, яшь пар авыл җирендә яши һәм туган як хакына хезмәт итә. Алда озын юл-уртак тормыш. Ул нинди булырр – аларга гына бәйле. Без яшь гаилә районыбызның бик күп ныклы һәм бәхетле гаиләләренең берсе булачагына чын күңелдән ышанабыз.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа туган гаиләне бик җылы котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International