Гаилә тату һәм бәхетле булсын өчен аның нигезенә нәрсә салырга кирәк? Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 1нче курс студентлары бу сорауга тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт, җаваплылык, бер береңне тыңлый белү дип җавап бирделәр.
Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда узган «Гаиләчелек» дәресендә алар ныклы гаиләнең уңай сыйфатларыннан торган йорт “төзеделәр”.
Укытучы-психолог Екатерина Сиплатова студентлар үз фикерен әйтергә оялмасыннар, интерактивларда актив катнашсыннар өчен барлык шартларны да булдырды. Әти-әниләргә мәхәббәт, олыгаю турында роликлар аларга нык тәэсир итте. Шуларны караганнан соң укучылар үзләренең идеаль гаилә модельләрен төзеделәр.