Чистай никахлашу сараенда таҗик туе

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

2022 елның 13 сентябрендә Чистай никахлашу сараенда таҗик милли мәдәнияте элементлары белән Мәхсидинов Хуршеджон Хукмидинович һәм Мухабати Далершохның никахлашу тантанасы уздырылды.

Тарихи яктан Чистай районы территориясендә төрле конфессияләр, төрле дин, милләт һәм диаспора вәкилләре яши. Алар бер-берсеннән традиция, мәдәният, шулай ук дин белән аерылып торсалар да, үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, тату яшиләр. Анда ата-бабаларының традицияләрен хөрмәт итәләр, туган телне һәм милли йолаларны саклыйлар һәм тапшыралар.

Таҗик милли гореф-гадәтләре буенча никахлашу тантанасын үткәрү районда төрле милләт вәкилләренең дуслыгын тагын бер дәлил булып тора. Болытлы көзге көнгә кояш нурлары кебек ямь өстәп милли костюмнар, милли мотивлар никахлашу залын яктыртты.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2022 елның 8 аенда чит ил кешеләре арасында 7 никах төзелгән, Таҗикстаннан килүчеләр ешрак – алар 4 никах теркәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International