16.09.2022 ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400нче юбилей парлары никахларын теркәгән. Вячеслав һәм Юлиана “дүрт йөзенче” яңа өйләнешүчеләр булдылар, алар өчен дә бу яңалык күңелле сюрприз булды. Яңа өйләнешүчеләргә беренче гаилә документы - никахлашу турында таныклык, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.
Яшь гаиләгә чиксез гаилә бәхете телибез!