«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында 2022 елның 16 сентябрендә Чистай Никахлашу сараенда «алтын юбилярлар» - Дмитрий Иванович һәм Ольга Ивановна Забегаевлар котлаулар кабул иттеләр!
Дмитрий Иванович белән Ольга Ивановна моннан 50 ел элек гаилә төзегәннәр, шуннан бирле «кулга-кул тотынышып» тормыш юлы буенча баралар.
Дмитрий Иванович 1949 елның 24 июнендә Чистай шәһәрендә туа. Чистай училищесын тәмамлап, сәгать заводының 11 цехында эшли башлый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, армиядән соң Мәскәү политехник техникумын тәмамлый. 25 ел сәгать заводында инженер-конструктор булып, 30 ел «Вектор» радиокомпаниясендә эшли. Ольга Ивановна 1951 елның 2 апрелендә Чистай шәһәрендә туа. Һөнәри белем алгач, ул ательеда модельер булып, аннары күп еллар сәгать заводында эшли. 1974 елда Дмитрий Иванович һәм Ольга Ивановна беренче тапкыр әти - әни булалар - аларның кызы Инна туа, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши, ике бала тәрбияли. 1979 елда улы Сергей дөньяга килә, ул гаиләсе белән Чистай шәһәрендә яши, «Вектор» радиокомпаниясендә баш энергетик булып эшли, хатыны белән бергә ике бала тәрбияли.
Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча ир һәм хатын итеп игълан ителгән минутларны искә төшерделәр. Юбилярлар өчен янә Мендельсон маршы яңгырады. Юбилярлар истәлек китабына кул куйдылар.
Бу көнне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева, "Бердәм РОССИЯ" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, "Вектор" радиокомпаниясе вәкилләре, бәйрәмгә килгән туганнарыннан һәм якыннарыннан чын күңелдән котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады.